Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Спорт

Исергәп мәктәбендә әниләр балаларына каршы волейбол уйнадылар

Соңгы елларда укучылар һәм ата-аналар командаларының волейбол буенча ярышлар оештырулары матур гадәткә әверелде.

Исергәп урта мәктәбенең спорт залы ишекләре ябылып тормый. Бүген 8-9 сыйныфта укучы кызлар һәм аларның әниләре волейбол ярышларында катнаштылар. 

 

-Мин үзем дә Исергәп авылы мәктәбендә укыдым. Сигезенче сыйныфтан соң Октябрьский шәһәренең медицина училищесына укырга киттем,- дип сөйләде Айназ Зарипова. - Мәктәптә укыган елларым бик күңелле булып истә калды. Спорт буенча көчле идек. Турслетларны көтеп алдык, чаңгыларда ярыштык, аеруча волейболны ярата идек. Бүгенге көндә дә волейбол уйнарга яратам. Кызым Эльвина тугызынчы сыйныфта. Ул миңа каршы командада уйнады бүген. Ата - аналар актив.

 

- Мин Октябрьский шәһәренең 16 нчы санлы мәктәбендә укыдым. Исергәпкә килен булып килдем, - дип сөйләде Айсылу Шәйдуллина. - Волейбол уеннарын яратам. Бүген дә рәхәтләнеп уйнадык.

 

Волейбол командаларын мәктәп директоры Ландыш Габделова да сәламләде. Ул әниләргә дә, кызлар командасына да уңышлар, бердәмлек теләде. Бәйрәм уңаеннан котлады.

 

 

Фото: Сөмбел Муллагалиева һәм Венера Фазлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев