Баулының яшь теннисчылары Татарстан беренчелегендә көмеш һәм бронза медальләр яулады
Ярышларда республикадан 236 спортчы катнашты.
Турнирда Баулы районыннан тренерлар Артем Белов һәм Павел Новичковның тәрбияләнүчеләре Камилла Сөләйманова, Диана Габдрәхимова, Мария Бахтиярова, Авет Сагателян, Кәрим Асылгәрәев, Аслан Галләмиев катнашты.
Яшь спортчылар югары әзерлек күрсәттеләр һәм сизелерлек уңышларга ирештеләр. Баулы теннисчылары чыгышы нәтиҗәләре:
Камилла Сөләйманова шәхси зачетта көмеш медаль яулады. Киеренке финалда спортчы көндәшенә 2:3 исәбе белән оттырды.
Камилла Сөләйманова (Казаннан Родионова белән парда) парлы разрядта икенче урынны алды.
Кәрим Асылгәрәев Байлар Сабасыннан Раян Йосыпов белән дуэтта парлы разрядта бронза медаль алды.
Спортчыларны алда Идел буе федераль округы беренчелеге көтә.
Фото: bavly.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев