Иртәгә, шимбә, иртәнге сәгать 9да Баулының “Нефтьче” стадионында “Милләтләр кроссы” җиңел атлетика йөгереше уза.
Әлеге чараны уздыруның төп максаты – сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау. Бу көнне сәламәтлек чакрымнарын төрле яшьтәгеләр узачак. Шулай ук җитәкчеләр һәм депутатлар катнашында VIP-йөгереш тә көтелә.
Стадионда иртәнге сәгать 8дә ГТО нормативларын да үтәргә мөмкин.
Нет комментариев