Баулы теннисчылары медальләр яулаган
Яшь баулылар, Түбән Камада спорт мастеры Ольга Першина истәлегенә өстәл теннисы буенча оештырылган XX бөтенроссия турнирында катнашып, уңышка ирешкәннәр.
Ярышлар кызлар һәм малайлар арасында дүрт яшь төркемендә узган. Аделина Хәмитова 2008 елгылар һәм кечерәкләр төркемендә беренче урынга лаек булган, Виктория Кириллова шул ук төркемдә икенче урын алган. Азалия Мортазина 1998 елгылар һәм кечерәкләр төркемендә өченче урынга ирешкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев