Баулы егете Дублинда кросс буенча Европа чемпионатында катнашачак
Берничә Россия спортчысы спорт чарасында ил данын яклаячак.
Баулыда туып-үскән Ринас Әхмәдиев 12 декабрьдә Дублинда узачак кросс буенча Европа чемпионатында катнашачак. Бу хакта спортчы үзенең Instagram ында хәбәр итә. Ринас 10 километр дистанциягә йөгерәчәк.
Россиядән чарада барлыгы 9 спортчы катнашачак.
Фото: Instagram Ринас Әхмәдиев блогы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев