Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Холестеринны киметү өчен иң яхшы биш ризык

Йөрәккә барып җитсә, соң була. Ашый-ашый савыгабызмы?

Табиб-кардиолог Элизабет Клодас холестеринны киметү өчен иң файдалы биш ризыкны атады. Бу хакта "РИА Новости" яза.

Белгеч сүзләренчә, холестеринны киметү өчен катгый диетага утыру мәҗбүри түгел, моның өчен рационны билгеле рәвештә үзгәртергә генә кирәк.

Шундый ризыкларны берсе – солы. Ул ашкайнату системасы үзләштергән холестеринны киметә торган клетчаткага бай. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, көненә 10 грамм клетчатка куллану йөрәк өянәге куркынычын 14 процентка киметә ала.

Тагын бер файдалы ризык – миндаль чикләвеге. Аны фундук, әстерхан чикләвеге, фисташка яисә макадамия чикләвеге белән дә алмаштырырга була.

Чиа орлыклары йөрәк-кан тамыры системасы авыруларын 16 процентка киметә ала, чөнки аларда омега-3 май кислотасы бар. Гәрчә бу кислоталар «начар» холестеринга чагыштырмача аз тәэсир итә, әмма алар «яхшы» холестеринны арттырырга ярдәм итә.

Даими рәвештә яшелчәләр ашау да кан тамырлары сәламәтлегенә һәм холестерин күләменә яхшы йогынты ясый. Белгечләр аеруча брокколи, шпинат, брюссель кәбестәсе һәм яфраклы кәбестә ашарга киңәш итә.

Карбыз да холестеринны киметергә булыша. Аның составындагы ликопин кандагы холестерин күләменә тәэсир итә. Карбызны алмага, виноградка, бакча җиләгенә, цитрусларга һәм авокадога алмаштырырга була.

Фото: татар-информ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев