Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 49 очрагы расланган
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 49 яңа очрагы ачыкланган. Стопкоронавирус.рф порталында хәбәр ителгәнчә, 42 пациент хастаханәгә озатылган.
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 153 990 очрагы расланган, 150 456 кеше (шуларның җидесе – узган тәүлектә) терелгән.
Яңа үлем очраклары теркәлмәгән, коронавирустан вафат булган кешеләр саны элеккечә кала – 1996.
Шунысын да искәртик: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавируска каршы ревакцинация үткәрүне активлаштырырга кушты. Аның сүзләренчә, бу көзге-кышкы чорда авыручылар саны кискен артуын булдырмаска ярдәм итәчәк.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев