Татарстанда коронавирусның тагын 45 очрагы расланган
Стопкоронавирус.рф сайтында урнаштырылган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда коронавирус инфекциясенең 45 яңа очрагы ачыкланган, кичә 43 очрак турында хәбәр ителгән иде.
28 пациент хастаханәгә озатылган. Моннан алдагы көнне 45 кешене сырхауханәгә китерделәр.
2022 елның 28 июленә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 153 707 очрагы ачыкланган, 150 392 кеше (шуларның 18е – узган тәүлектә, моннан алдагы көнне алар 50 иде) терелгән.
Узган тәүлектә төбәктә янә коронавирустан үлем-китем очраклары теркәлмәде. Шул рәвешле, әлеге инфекциядән үлүчеләр саны элеккечә кала – 1996.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев