Татарстанда коронавирус йоктыруның тагын 43 очрагы расланган
Татарстанда коронавирус йоктыруның 43 очрагы ачыкланган. Алдагы тәүлектә бу күрсәткеч 41 булган. Стопкоронавирус.рф сайтында урнаштырылган мәгълүматлар шуны күрсәтә.
42 авыручыны хастаханә шартларында дәвалау кирәк булган. Алдагы көндә хастаханәләргә 28 инфекцияле кеше китерелгән.
2022 елның 22 июленә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда пандемия башланганнан бирле авыруның 153 449 очрагы рәсми рәвештә расланган. Республиканың 150 056 кешесе сәламәтләнгән. Соңгы көндә 104 пациент савыккан (моңа кадәрге тәүлектә андыйлар 123 булган).
Шуның белән бергә, узган тәүлектә төбәктә коронавирустан үлгән бер генә кеше дә рәсми рәвештә теркәлмәгән. Шулай итеп, Татарстанда Covid-19 чиреннән вафат булган дип танылучыларның гомуми саны элеккечә – 1996 кеше.
Росстат мәгълүматларына караганда, SARS-CoV-2 йогышы сәбәпле теркәлгән һәм теркәлми торган үлем саны арасындагы аерма илнең күпчелек төбәкләрендә күзәтелә. Әйтик, 2022 елның май аенда бу чирдән һәм аның белән Россия Федерациясендә 7049 кеше үлгән. 5264 очракта ул үлемнең төп яки фаразланган төп сәбәбе булган.
Татарстанда Covid-чикләүләр 8 июльдән туктатылып тора. Шуның белән бергә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавируска каршы вакцинация темпларын арттырырга кушты. 20 июльгә Татарстанда яшәүчеләр «122» номеры буенча пандемияга бәйле сораулар белән 199 826 тапкыр шалтыраткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев