Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 42 яңа очрагы расланган

Стопкоронавирус.рф сайтында урнаштырылган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда узган тәүлектә 42 кеше (аннан алдагы көнне 43 иде) коронавирус инфекциясе йоктырган.

57 кеше (моннан алдагы көнне дә шулай иде) хастаханәгә озатылган.

2022 елның 15 июленә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 153 169 очрагы рәсми рәвештә расланган, 149 684 кеше (шуларның 12се – узган тәүлектә) терелгән.

Узган тәүлектә төбәктә коронавирустан бер үлем-китем очрагы да теркәлмәгән. Шул рәвешле, Татарстанда коронавирустан вафат булучыларның гомуми саны элеккечә кала – 1996.

Росстат мәгълүматлары буенча, Россиянең күпчелек төбәкләрендә теркәлгән һәм теркәлмәгән үлем-китем очраклары арасында аерма күзәтелә. 2022 елның маенда Россиядә 7049 кеше коронавирустан вафат булган, 5264 очракта ул үлемгә китергән төп яки фаразланган төп сәбәп булган.

Бүгенге көннән Россиядә чик аша үткәндә коронавируска бәйле чикләүләр гамәлдән чыгарылды. Татарстанда Covid-чикләүләр 8 июльдән туктатылды. Шуның белән бергә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавируска каршы вакцинация темпларын арттырырга кушты.

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев