Татарстанда 41 кеше коронавирус йоктырган
Сәламәтлек

Татарстанда 41 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда алдагы көндәге кебек Covid-19 коронавирусы йоктыруның 41 очрагы ачыкланган.

51 кеше хастаханәдә дәвалана, алдагы көнне 23 кеше хастаханәгә китерелгән. Бу хакта стопкоронавирус.рф. сайтында хәбәр ителә.

5 июльгә булган мәгълүматлар буенча пандемия башланганнан соң Татарстанда коронавирус йоктыруның 152 766 очрагы расланган. Республикада яшәүче 149 334 кеше (узган тәүлектә – 98 кеше) ковидтан терелгән.

Фото: татар-информ

Чыганак: татар-информ


Нет комментариев