Табиб гади битлекне Covid-19 пандемиясе вакытында иң куркыныч әйбер дип атады
Сәламәтлек

Табиб гади битлекне Covid-19 пандемиясе вакытында иң куркыныч әйбер дип атады

Вирустан саклау өчен продуктларны үз кабында килеш юарга, курьерлар алып килгән пакетларны санитайзерлар белән эшкәртергә кирәк.

Коронавирус инфекциясе вакытындагы иң куркыныч әйбер билгеле булды. Бу – дөрес кулланылмый торган гап-гади битлек.

«Бездә шул ук битлекне 10-15 көн, хәтта аннан да озаграк киеп йөрүче кешеләр бик күп. Әгәр аларга уңайсыз булса, битлекне куллары белән «йолкып» алалар һәм йомарлап кесәләренә салып куялар. Аннары шул ук куллары белән битләренә кагылалар. Шуннан соң әлеге битлекне тагын кияләр, өйләренә алып кайталар, анда исә вируска тагын да уңайлырак. Бу –  бик куркыныч», – дип белдерде белгеч.

Битлекләрне нәтиҗәле куллану өчен Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) киңәшләрен үтәргә: аны ике сәгатьтән дә артык киеп йөрмәскә, биткә кагылмыйча гына салырга, шулай ук герметик пакетта утильләштерергә кирәк.

Моннан тыш, башка төрле саклык чаралары турында да онытырга ярамый. Әйтик, продуктларны үз кабында килеш кенә юарга, курьерлар алып килгән пакетларны санитайзерлар белән эшкәртергә кирәк. Өс һәм аяк киемнәрен дә эшкәртергә кирәк, чөнки коронавирус өйгә аларга да «ияреп» кайтырга мөмкин.

Эшкәртү өчен гади «көнкүреш» антисептикларын — сабын һәм спирт кулланырга була.


Фото: pixabay.com

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/04-10-2020/tabib-gadi-bitlekne-covid-19-pandemiyase-vakytynda-i-kurkynych-yber-dip-atady-5776333


Нет комментариев