Республика клиник хастаханәсе штат режимында эшләячәк. Тиешле планлы тикшерүләр, шул исәптән югары технологияле ярдәм күрсәтү дәвам итәчәк.
Республика клиник хастаханәсендә коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар өчен өстәмә Сovid-бүлекләр ачыла.
Яңа бүлекләр 2 октябрьдә эшне көчәйтү һәм Республика йогышлы авырулар хастаханәсендәге белгечләргә ярдәм күрсәтү максатыннан ачыла.
«Без коронавирус инфекциясе расланган пациентларга акушерлык, махсус терапевтик, хирургия травматология ярдәме күрсәтү өчен бүлекләр ачабыз. Республика клиник хастаханәсендә бай фәнни базага ия күп профильле клиниканың киң мөмкинлекләре бар.
ОРВИ белән авыручылар һәм шуның нәтиҗәсе буларак йогышлы авырулар стационарларына мөрәҗәгатьләр саны арту фонында консилиум карарлары таләп иткән пациентларның үз вакытында ярдәм алуы мөһим. Әлеге пациентларга коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләр, көмәнле хатыннар, юл һәлакәтендә зыян күргән яки төрле авырулардан интегүче төрле яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызлар керә», – дип аңлатты баш табиб урынбасары Марсель Миңнуллин.
Республика клиник хастаханәсе штат режимында эшләячәк. Тиешле планлы тикшерүләр, шул исәптән югары технологияле ярдәм күрсәтү дәвам итәчәк.
Хастаханәдә ышандыруларынча, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең барысы да аны үз вакытында тиешле күләмдә һәм сыйфатта алачак.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев