Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Дөньядагы иң карт табиб озак яшәү серен ачкан

Узган ел Америка неврологы Гиннессның рекордлар китабына дөньядагы иң өлкән яшьтәге табиб буларак керде.

100 яшьлек доктор Говард Такер медицина белән 1947 елдан бирле шөгыльләнә. Үз гомерендә ул күпне күргән. Коры закон, Бөек депрессия, икенче Бөтендөнья сугышы — бу бик аз өлеш кенә.

Эш уңышта һәм яхшы геннарда гына түгел, дип белдерә өлкән яшьтәге табиб. Америкалы физик күнегүләрнең аның яшенә кадәр яшәргә теләүчеләр өчен бик мөһим икәнлегенә ышандыра.

"Йөзү, йөгерү, чаңгы шуу мине 80 яшькә кадәр көчле һәм сәламәт итте", диде “Daily Star”га интервьюсында рекордчы.

Шулай да, Говард фикеренчә, баланс турында онытмаска кирәк. Ул тулы тормыш алып барырга һәм үзеңне бернәрсәдә дә чикләргә тырышмаска кирәк дип саный.

“Әгәр теләсәм, мартини эчәрмен һәм кыздырылган ит ашармын, ләкин көн саен түгел", — ди табиб.

Озын гомер кичерүгә ирешүче сүзләре буенча, аның бернинди дә сере юк: "Без көн саен яшибез һәм бер тапкыр гына үләбез, шуңа күрә булган вакытыбызны максималь файдаланырга тиешбез".

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев