Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Даруларны ризыклар белән ничек яраштырырга?

Тимерле препаратларның нәтиҗәсен аскорбин кислотасына бай азыклар көчәйтә ала.

Андыйларга гөлҗимеш төнәтмәсе, карлыганнан морс, кәбестә керә. Ә менә сөт ризыклары һәм каһвә, киресенчә, тимерне үзләштерүгә комачаулык итә.

Майлы тирәлектә эри торган витаминнарны (А, Е, К, Д) майлары булган азык-төлек белән кулланырга кирәк (йомырка, май). Шул рәвешле аларның үзләштерүчәнлеге югарырак булачак.

Антибиотиклар сөт азыклары белән ярашмый. Сөттәге кальций даруларның үзләштерелүенә комачаулый һәм аларны кулланудан нәтиҗәне киметә. Шуңа күрә балага антибиотикларны сөт белән эчерергә ярамый.

Грейпфрут согы күпчелек медикаментлар белән туры килми, чөнки аларны үзләштерүне ябып куя.

Фото: татар-информ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев