Баулы районында фонарьларны алыштыралар.
Урамнарны яктыртуны торгызу республика программасы буенча быел районга 2,5 миллион сум акча бүлеп бирелә. Миңнегол, Шәмәй, Шалты һәм Поповка авылларында ачык электр чыбыкларын – изоляцияләнгән чыбыкка, иске фонарьларны энергия саклаучы яңа фонарьларга алыштыру эше бара.
Нет комментариев