23 июльгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанның җиде районында бөртекле культуралар суктыруга керештеләр.
Шушы көннәрдә районыбызның ике хуҗалыгы да бөртекле культураларны чаптыруга керештеләр. «Бәкер» хуҗалыгында – көзге третикалены, «Миңнуллин» да көзге бодайны теземнәргә салалар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район игенчеләренә 30 мең гектарга якын мәйданнан уңыш җыеп аласы бар. Бүген-иртәгә алда аталган һәм башка кайбер хуҗалыклар ашлык суктыруга керешәчәкләр.
Нет комментариев