“Баулы-информ” мультимедиа редакциясенә яңа автомобиль бирелде
Төп тема

“Баулы-информ” мультимедиа редакциясенә яңа автомобиль бирелде

Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чараларына яңа автомобильләр тапшырды. Шул исәптән “Баулы-информ” редакциясенә дә.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов “Идел-Пресс” типографиясе каршындагы мәйданда “ТАТМЕДИА” АҖ генераль директоры Шамил Садыйковка шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары өчен Lada Granta, Lada Vesta машиналарына – барлыгы 31 автомобильгә – сертификат бирде һәм эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде.

“Баулы-информ” мультимедиа редакциясе баш мөхәррире Евгения Леванова да яңа автомобиль ачкычы алды.

Фото:  Рамил Гали

 


Нет комментариев