Татар Кандызы урамнарында гармун моңы яңгырады
Төп тема

Татар Кандызы урамнарында гармун моңы яңгырады

Бүгенге көндә гармуннар тартып урам буйлап йөрүче яшьләрне сирәк күрәбез. Шундый матур гореф-гадәтне Татар Кандызы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре искә төшерде. Алар “Урамнар буйлатып, гармуннар уйнатып” дип исемләнгән кичке очрашу оештырдылар.

Авыл халкы гомер-гомергә көтү кайтып, кичке эшләр тәмам булгач, капка төбенә кич утырырга чыга. Татар Кандызы авылында бүгенге көндә дә шулай. Ә менә шундый кич утыруга гармун – баян моңы да килеп кушылса, зур концерт буласы көн кебек ачык. Бер төркем егетләр-кызлар гармуннар уйнап, капка төпләрендә утырган яшен-картын биетеп һәм җырлатып үтте.

– Мондый чара үзебез өчен дә кызыклы булды, – ди клуб директоры Айрат Хөсәенов. – Авыл җирендә эшнең бетеп торганы юк, шулай итеп без халыкка үзенә күрә бер ял сәгате оештырдык. Кичке якта гармунчы Рәзил Фәррәхетдинов ярдәме белән, гармуннар тартып урам әйләндек. Күпләр гармун тавышына чыгып кушылды. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр күңеленә хуш килде. Авылдашыбыз Халидә апа үзенең яшьлек җырларын исенә төшерде. Инде онытылып барган халкыбызның моңлы җырлары күңелләрдә яңарды. Мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәклеген аңладым. Җәйге каникул булгач, мәктәп яшендәге балалар да катнашты. Аларга да шундый кич утырулар барлыгын күрсәттек.

Ял кичен оештыручы Айрат Хөсәенов сүзләренчә, авыл халкы нинди генә бәйрәм чарасы уздырылса да, теләп катнаша. Әлеге гармунлы кич, шуның ачык мисалы.

Индира Сәйфуллина

Фото: Кандыз мәдәният йорты


Нет комментариев