Яңа ел көннәре алдыннан, тагын да күңелләргә бәйрәм рухы өстәп, һәр авыл җирлегендә диярлек төрле бәйгеләр үтә. Шундый бәйгеләрнең берсе Татар Кандызы авылында да ел саен оештырыла. Авыл кешеләре, шәхси йортларын бәйрәмчә бизәп, бәйгедә теләп катнаша.
– Шәхси йорт яннарын бизәп, конкурс үткәрү безнең матур традициягә әверелде,– дип сөйләде !Баулы-информ” редакциясенә Татар Кандызы авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин. – Авыл халкы елдан-ел активлаша бара. Быел безнең конкурста биш гаилә катнашты. Йортны, ишегалдын гирляндалар белән бизиләр, кар сыннары ясыйлар. Шулай ук йорт янында бизәлгән чыршы агачы була. Кайбер йорт хуҗалары чыршыны махсус ишегалдына утырттылар. Алар чын, үсеп утырган чыршыларын бизиләр. Матур да, табигый дә.
Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, әлеге бәйгегә нәтиҗәләрне халык үзе үк чыгара. Матур итеп бизәлгән йорт янында ясалган фотоларны социаль челтәрләрдә урнаштырганнар һәм берничә көн дәвамында тавыш бирү булган. Иң күп тавышны Ләйсән Хәбибуллина җыйган. Барлык кешенең 40.96 проценты аның өчен тавыш биргән. Икенче урынга – Гөлнар Фәррахова һәм өченче урынга Илүзә Сәмигуллина лаек дип табылган.
Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга 30 декабрьдә Яңа ел бәйрәмендә истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Фото: Татар Кандызы авыл җирлеге
Нет комментариев