Баулы муниципаль район башлыгы Рамил Гатиятуллин быел авыл җирлекләрендә яшәүче халык белән ел әйләнәсендә кимендә ике тапкыр очрашып, җыеннар үткәрергә карар итте. Аның берсе ел тәмамланып отчёт җыелышы форматында булса, икенчесе җәй айларында турыдан-туры халык белән аралашу. Шундый җыен кичә Татар Кандызы авылында үтте.
Җыелыш җирлек башлыгы Мәхмүт Насыйбуллинның кыска гына чыгышы белән башланды. Ул ярты ел эчендә башкарылган эшләрне санап чыкты. Авыл өстендә булган проблемалы хәлләрне күтәрде. Аның чыгышыннан соң, авыл халкы үзен борчыган сорауларын район башлыгына җиткерде.
Халыкка борчу тудырган умарта хуҗаларын нәрсә көтә? Ник чүп җыю машинасы көнкүреш калдыкларын сайлап кына ала? Кибетләрдә товар ассортименты булырмы?
Бу хакта “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин.
Автор фотосурәте
Нет комментариев