Шалты авылында язын су басуны булдырмауга юнәлтелгән чаралар күрелә башлады.
Бу атнада авылда "Берлек" хуҗалыгы техникасы эшләгән, ул складлар һәм ферма биналары янындагы территорияне кардан арындарган. Ә нефть предприятиеләренең берсе биргән трактор ярдәмендә авыл урамнарындагы юллар киңәйтелгән, су агу торбалары ачылган. Язгы ташу очрагына махсус маяклар да әзерләнгән.
Нет комментариев