Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Шалтылар өмәгә чыкты

Авыл җирлекләрендә көзге өмәләр оештыру да матур гадәткә кергән. Өмәләр барышында авыл территориясе җыештырыла, чүп-чар җыела. Шундый өмә Шалты авылы зиратында да үтте.

Шалты авыл җирлеге башлыгы Зәйрулла Фәткуллин җитәкчелегендә көзге өмә оештырылды. Мәдәният йорты һәм авыл җирлеге администрациясе хезмәткәрләре зират һәм зират яннарын җыештырдылар. Җыелган чүп техника ярдәмендә махсус урынга төяп чыгарылды. Өмәдә катнашучылар башкаларны да игътибарлырак булып, тирә –якка сакчыл карашта булырга өндиләр, чөнки пластик һәм пыяла шешәләр һәм башка шундый чүп-чар еллар буе таркалмый ята. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев