Осталык тәҗрибә белән килә
Төп тема

Осталык тәҗрибә белән килә

Россиядә август аеның икенче якшәмбесендә Төзүче көне билгеләп үтелә. Баулы шәһәрендәге иң тәҗрибәле төзелеш оешмаларының берсе – былтыр 30 еллыгын билгеләп үткән “Мелиорация” күчмә механикалаштырылган колоннасы (ПМК).

“Могиканнар”ның соңгысы

“Мелиорация” Баулы ПМК акционерлык җәмгыяте – “Татмелиорация” җәмгыятенең аерым подразделениесе. Бүгенге көндә биредә 21 кеше хезмәт Әлеге предприятие эшчәнлеге белән якыннанрак танышу өчен, “Хезмәткә дан” газетасы хәбәрчесе “Мелиорация”нең алыштыргысыз җитәкчесе Нәсим Халитов белән очрашты.

– Безнең оешма Баулыда совет чорында ачылган соңгы предприятиеләрнең берсе, – дип башлады ул сүзен. – Бүгенге көндә шәһәрдә ул заманнарда нигез салынган ике генә предприятие калды – “Баулынефть” һәм “Мелиорация”. Башка оешмалар Советлар Союзы белән бергә юкка чыктылар. Безнең предприятиенең бүгенге хәле, билгеле, көнләшерлек түгел, шуңа да карамастан, без акрын гына үз эшебезне дәвам итәбез. Элекке вакытларда оешма зур күләмле эшләр башкарган. Мәсәлән, сугару участокларын, сугару челтәрен, чистарту корылмаларын реконструкцияләү, йортлар һәм автоюллар, каты көнкүреш калдыклары полигоны төзү белән шөгыльләнгән.

– Без ике районга эшләдек. ПМК эшләмәгән бер генә авыл да калмады. Фермалар, аларга илтүче юллар, суүткәргечләр, ындыр табаклары төзедек. Барысын да санап бетерерлек түгел. Үзебезнең хезмәткәрләр өчен тулы бер урам төзегән заманнар булды, – дип, юксынып искә алды Нәсим Габитович.

Соңгы елларда оешма күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау белән шөгыльләнә. Биредә, нигездә, пенсия алды яшендәге кешеләр, пенсионерлар эшли. Яшьләр дә бар, тик алар күп түгел. Директор сүзләренә караганда, җәй көне оешма сезонлы эшчеләрне яллый, чөнки бу чорда эш күләме арта.

Саклап калырга тырышалар “Мелиорация” ПМК җитәкчесе сүзләренчә, эшләре елдан-ел кыенлаша. Төзелеш материалларына бәя артканнан-арта, ә смета бәясе үзгәрми.

– Бүгенге смета бәясе 2014 елгы бәяләргә туры килә. Ә ягулыкка, такта һәм башка төзелеш материалларына бәя берничә тапкыр артты. Без әлеге хәлдән чыгуның төрле юлларын эзлибез. Банкларга мөрәҗәгать итәбез, кредитлар алабыз. Предприятиене саклап калырга тырышабыз. Әлегә кыенлыкларны җиңеп барабыз. Тик мондый шартларда төзелеш оешмаларына эшчәнлек алып бару бик авыр, – ди Нәсим Габитович.

Капиталь ремонт вакытында халык белән дә кайбер кыенлыклар туа икән. Кемдер килешенгән көнне өендә булмый, эшчеләрне фатирына кертергә теләмәүчеләр дә бар. Җитәкче әйтүенчә, нигездә, яшьләр шулай эшли. Шәһәрдә буш фатирлар бик күп. Бу кыенлыклар тудыра. Ул фатирларның хуҗаларын яки аларның туганнарын эзләргә туры килә.

Подъезддагы барлык фатирларга да кереп булмаса, без эшли алмыйбыз, – ди ул, борчылып. – Яшьләр белән эшләве авыр. Алар безнең алар өчен эшләвебезне аңларга теләми. Торбаны алыштырмыйча торып, җылылык булмаячагын аңлатырга туры килә. Пенсионерлар һәм урта яшьтәгеләр хезмәтебезне аңлый, рәхмәт тә әйтәләр әле. Намус белән эшлиләр Чыннан да, Салих Сәйдәшев урамындагы 23А санлы йортта яшәүчеләр белән аралашканда, ПМК хезмәткәрләренә карата рәхмәт сүзләре ишеттек.

– Алар намус белән эшли. Эшләрен сыйфатлы итеп башкаралар. Хәзер подъездларда һәм фатирда җылы, чиста. Түбәдән су акмый башлады. Подъезд ишеге өстендәге козырекны ремонтладылар, яңа лампа куйдылар. Без канәгать. Әлеге предприятие капремонт белән шөгыльләнүче иң яхшы оешмаларның берсе, дип саныйм, – дип сөйләде әлеге йортта яшәүче өлкән яшьтәге ир-ат.

Газета хәбәрчесе предприятиенең Калинин урамындагы 43нче йортта хезмәт куючы эшчеләре белән дә аралашты. Эшчеләр бригадасы 13нче фатирда җылыту торбаларын алыштыру белән мәшгуль иде.

– Мин әлеге предприятиедә инде 20 ел хезмәт куям, – ди слесарь булып эшләүче Таһир Шәйхвәлиев. – Башта тракторчы булып эшләдем, аннары слесарь һөнәрен үзләштердем. Эшем ошый. Хезмәт хакын вакытында бирәләр. Таһир Сәитович Баулыда яши, тормыш иптәше белән ул тәрбияләп үстергәннәр.

– Улым минем юлдан китмәде, программистка укыды. Бүгенге көндә Әлмәттә яши, – дип дәвам итте ул. – Бүгенге яшьләр бүтән төрле һөнәрләр сайлый. Хәзер гади слесарьлар, эретеп ябыштыручылар җитми. 13нче фатирда яшәүче пенсионер Николай Коновалов әлеге йорттагы капремонт эшләренә үз бәясен бирде.

– Барлык тутыккан торбаларны алыштырдылар, хәзерге вакытта сөлге киптергеч куялар. Эш процессын үзем контрольдә тотам. Эшчеләр намус белән эшлиләр дип әйтә алам. Мин алардан канәгать.

Әлеге йортта капиталь ремонт эшләрен сентябрь аенда төгәлләү күздә тотыла. Анда яшәүчеләр кышны җылы фатирларда каршы алсыннар өчен, көннәр суытканчы йортның фасады җылытылачак.


Нет комментариев