Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Кызылъярдан кышны озаттылар

Бүген Кызылъяр авылы халкы Кышны озату бәйрәменә җыелды.

Чара мәдәният йорты каршында оештырылды. Авыл халкы һәм килгән кунаклар өчен матур бәйрәм программасы тәкъдим ителде.

Бәйрәмне Кыш бабай, Кар Кызы һәм Убырлы карчык кебек әкияти геройларның сәхнәләштерелгән тамашасы ачты. Аңа Яз кызлары кушылды. Бәйрәмне тамаша кылырга килүчеләр дә күңелле җырлар, биюләргә кушылдылар. 

Бәйрәмнең иң күңелле өлеше - учакта пешкән Карга боткасы белән сыйлану булды.

–Без ел саен Кышны озату бәйрәмен матур итеп оештырырга тырышабыз, – ди авыл мәдәният йорты җитәкчесе Ленир Дәүләтшин. – Бүген дә һава торышы матур, учакта боткалар пешереп кунакларны каршы алдык. Ботка гади генә пешерелсә дә, бик тәмле була. Аның өчен бүген без дөге, тары ярмасын су белән сөттә пешердек. Әлбәттә инде, күп итеп ак май салып. Телне йотарлык була ул! Бәйрәмнәр котлы булсын, яз хәерле булып килсен, илләребездә тынычлык урнашсын дип телим. 

Бәйрәм турында фикерләр, ботка тәмле булганмы? 

Беренче каргалар һәм сыерчыклар килүгә сынамышлар турында тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга һәм Баулы телевидениесендә карарга мөмкин. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев