Чишмәләр яшәү чыганагы. Һәр авылда да чишмәләрне саклау, аларны төзекләндерү эшләре оештырыла. Шушы көннәрдә Исергәп авылы чишмәсе янында да зур өмә үтте.
Исергәп чишмәсе тирәсендә зур төзекләндерү эшләре үткән иде. Шуннан соң, чишмә яңа төс, яңа көч алып үзенең мул суы белән тагын да халыкны сөендереп ага. Төзекләндереп кую – бер хәл, ә менә төзекләндерелгән урынны матур һәм төзек килеш саклау – тагын зур көч таләп итә.

– Без авылда оештырылган һәр өмәдә теләп катнашабыз, – ди Рәзифә Хакимова. – Бу юлы да читтә калмадык. Авыл мәдәният йортында эшләүче кызлар җыелышып килдек. Чишмә янында үскән биек үләннәрне чаптык, чүп-чарны җыештырдык, чәчәк клумбаларын утадык һәм су сиптек. Чишмә янына куелган беседканы юып-сөртеп алдык. Монда ял итәргә, су алырга килгән һәр кеше сокланып китәрлек булсын. Чишмәбез бик матур урында урнашкан. Суы тәмле. Рәхәтләнеп ял итеп, көч җыеп кайтасың.

Өмәне оештыручылар сүзләренчә, чишмә тирәсендә һәрдаим чистарту, җыештыру эшләре башкарылып тора. Шулай ук тирә-якны чүпләп, чишмәгә зыян салып торучылар да табылып тора. Күптән түгел генә чишмә юлын каплап куеп, ага торган торбасына әйбер тутырып тыгылдыру очрагы да шул хакта сөйли.

Фото: авыл мәдәният йорты
Нет комментариев