Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Гадәт буенча, Хәнсевәрдә Ленин өмәсенә чыкканнар

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Баулы шәһәрендә һәм район авылларында өмәләр гөрли. Шундый җыештыру өмәсенең чираттагысы Хәнсевәр авылында да үтте. Бу юлы мәдәният хезмәткәрләре китапханә белән берлектә чыкты.

Авылларда мәдәният йорты һәм авыл китапханәләрендә эшләүчеләр бер өмәләрдән дә читтә калмый. Бу юлы да искәрмә түгел. Алар җыелышып юл буйларындагы чүп-чарны җыйдылар һәм чишмә янын җыештырып чыктылар.

–Авыл урамнары, чишмә буйлары чиста- пөхтә булса, үзебезгә дә күңелле, – дип сөйләде авыл мәдәният йорты директоры Рәмзия Таҗетдинова. – Озын кыштан соң чүп-чар җыела инде. Ә без бүген, нәкъ элеккеге гадәткә тугъры калып, 22 апрельдә чыктык. Элек ул көнне без җыелып Ленин өмәсенә чыга идек бит. Бүген дә күңелле итеп, мәктәп чорларын, яшь чакларны искә алып, матур вакыйгаларны сөйләшә-сөйләшә җыештырдык. Вакыт үткәне дә сизелмәде, бик күп эш тә башкардык.

Өмәне оештыручылар сүзләренчә, өмәдә җыелган чүп-чар махсус машина белән каты-көнкүреш калдыклары җыю полигонына озатылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев