Кызылъяр авылында урнашкан Фәнис Яруллин музей-йортының капиталь төзекләндерүдән соң ишекләренең ябылып торганы юк. Биредә көн саен диярлек очрашулар, экскурсияләр, мәгълүмат сәгатьләре оештырылып тора.
– Музей-йорт төзекләндерелгәннән соң биредә җылы, якты. Без һәр килгән кешегә шатбыз, – ди Фәнис Яруллин музее фондын саклаучы Гүзәлия Газизуллина. – Бу көннәрдә мәктәп укучылары өчен бик күп экскурсияләр оештырдык. Шулай ук Баулы тернәкләндерү үзәкләренә республиканың төрле төбәкләреннән килеп сәламәтлекләрен ныгытучы кешеләр еш килә. Күбесе Фәнис Яруллинны исән чагында күреп белгән кешеләр. Алар да истәлекләр белән уртаклашалар. Шунысы сөенечле, балалар арасында Фәнис Яруллин иҗаты белән кызыксынучылар бик күп. Бүген генә дә Баулының дүртенче санлы гимназиясе укучылары экскурсиягә килеп киттеләр.
Гүзәлия Газизуллина хәбәр иткәнчә, яңа ел каникуллары вакытында да дүртенче һәм алтынчы гыйнвар көннәрендә көндезге 10 сәгатьтән алып 16 сәгатькә кадәр музей ишекләре ачык булачак.
Фото: Гүзәлия Газизуллина
Нет комментариев