Яңа ел бәйрәменә чыршыларны Баулы урман хуҗалыгыннан, базар территориясеннән, "Эссен" һәм "Шифа" сәүдә үзәкләре янындагы мәйданчыклардан, шәһәрнең түбәнге өлешеннән - "Гали" мәчете яныннан сатып алырга мөмкин.
Баулы урманчылыгының урманны саклау инженеры Владимир Джусоев мәгълүматына караганда, халыккамахсус үстерелгән бер метрдан өч метрга кадәрге чыршылар сатылачак, алар 200-600 сум торачак. Агач сатып алганда, сатучыдан чек яки квитанция алырга кирәк. Документы булмаган очракта, хокук саклау органнары, чыршыны алып, беркетмә төзергә, биш мең сумга кадәр штраф салырга мөмкин. Ылыслы агачларны законсыз кисүдән саклау максатыннан районда "Чыршы-2017" операциясе игълан ителә.
Нет комментариев