Баулыда оста куллы гүзәл затлар бик күп. 8 Март бәйрәме уңаеннан, йоннан эксклюзив әйберләр ясаучы шәһәрдәшебез Әлфия Әсләмова белән таныштырабыз.
Әлфия Әсләмова менә инде ун ел киездән уникаль эшләнмәләр ясау белән мавыга. Ул, нигездә, меринос сарыклары йонын файдалана. Аның фатирында эш өчен кирәкле барлык эш кораллары һәм җайланмалары бар. Өстәвенә, йон басу процессында ул беренче карашка яраксыз булып тоелган материаллар да куллана: йөзү өчен пенопласт торба, массажер һәм хәтта автомобиль чүкечен.
Киез басу техникасын Әлфия Әсләмова мөстәкыйль үзләштергән. Аның иң беренче эше – оныгы өчен бәйләнгән пинеткалар.
“Мин элек-электән кул эше белән шөгыльләнергә яраттым, – ди ул. – Тегә дә, бәйли дә беләм. Ләкин миңа киез басу кызыграк”.
Сүз уңаеннан, Әлфия апа, бу эшнең нечкәлекләрен гел өйрәнеп, камилләшеп тора. Ә кирәкле материалларны интернет-кибетләрдән кайтарта. Үзе әйтүенчә, меринос сарыклары йоны аллергия бирми, ул бик йомшак, җиңел, ныклы булуы белән аерылып тора.
“Меринос сарыкның йоны йомшак, мамык кебек, – ди Әлфия апа. – Мәсәлән, безнең якта яшәүче сарыкларның йоныннан мондый әйберләр килеп чыкмый, мин сынап карадым. Киез итекләр басып була, ләкин, мәсәлән, шарф, башлык кебек эшләнмәләр ясау мөмкин түгел”.
Идеяләрнең төрлелегенә карамастан, эш һәрвакыт бертөрле башланып китә. Башта оста йон төсен һәм кирәкле материалларны сайлый. Аннан шаблон ясый һәм йон җәергә керешә. Бу эш шактый катлаулы, төгәллек һәм сабырлык таләп итә. Эш процессының берничә вариациясе бар һәм, нинди әйбер килеп чыгарга тиешлегенә карап, күп төрле техника кулланырга мөмкин.
Басу техникасы эш барышында теләсә нинди җитешсезлекләрне һәм кимчелекләрне җиңел төзәтергә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, кофталар һәм күлмәкләр әзерләгәндә, башлангыч идеяне соңыннан камилләштерергә мөмкин. Эшләнмәгә еш кына башка тукыма фрагментлары да өстәлә. Әлфия Әсләмова үзенең матур фасонлы куе кызыл төстәге күлмәген күрсәтте.
“Менә бу күлмәкне ясау өчен, башта диагональ буенча йон тезеп чыктым, аның өстенә вискоза салдым, – ди оста. – Ә менә бу күкрәктәге роза төсле бизәкне вискоза кәгазьдән ясап куйдым”.
Әлфия апа үзе әзерләгән киемнәрне бик яратып кия.Алар бик тә уникаль килеп чыга. Баш киемнәре аеруча үзенчәлекле һәм матур, алар төрле төстә һәм төрле формада. Әлфия апаның кашлы нәфис эшләпәләре дә, төрле төстәге береткалары да, хәтта ачык зәңгәр һәм яшел төстәге конуссыман башлыклары да бар. Үз куллары белән ясаган баш киемнәрен Әлфия ханым чиратлап кия. Аларның һәрберсе билгеле бер өс киеменә туры китерелеп ясалган. Ул безгә киеп күрсәткән баш киемнәре, төсләре һәм фасоны белән бер-берсеннән аерылып торса да, һәрберсе үзенә бик тә килешеп тора.
Нет комментариев