13 февраль – Бөтендөнья радио көне буларак билгеләп үтелә. Баулылар арасында да әлеге һөнәр ияләре бар. Әлеге көн һәм шул һөнәрдә эшләгән вакытларын Зилә Гарифуллина һаман сагынып искә ала. Кем белә, бәлки яңадан аның ягымлы тавышын радио аша ишетербез.
– Минем өчен радио – ул сихри дөнья! Инде шактый еллар элек радиодан китсәм дә, һаман да күңел түрендә якты хатирә булып сакланучы, яраткан эшем ул минем. Мин беренче тапкыр эфирга 2005 елның 1 июнендә чыктым. Нәкъ менә шул көнне “Яңа гасыр” (хәзерге “Болгар” ) радиосында төнге дискотека тапшыруы эшли башлады. Без дүрт алып баручы парлашып кичке 22 сәгатьтән алып төнге 24 сәгатькә кадәр туры эфирда эшли идек. Минем коллегам Элнар Яркәев иде. Шул беренче эфир радиога тулысынча гашыйк итте. Элнар белән күпме кешеләрне радио дулкыннары аша таныштырдык, кавыштырдык... Ул тапшыруыбыз яшьләр арасында бик популяр иде. Безгә көн саен бихисап күп хатлар килде. Без аларны туры эфирда укый идек. Яңадан әкренләп көндезге, кичке эфирда эшли башладым. Шактый вакыт Илнур Фәйзрахманов белән “Шаулы иртә” тапшыруын алып бардым. Иртәнге эфир алтыда башлана. Аның өчен иртәнге дүрттә торырга, биштә өйдән чыгып китәргә кирәк иде. Кайвакыт йокы туймый, әмма шундый вакытта да эшемне бик ярата идем. Гомумән, радио беркайчан да онытылмый торган хис-кичерешләр бүләк иткән, яраткан эш урыным. Туры эфирда эшләү шактый авыр хезмәт. Ул елларда алып баручы пульт артында да утыра, кунаклар белән дә аралаша, эфирны да тулысынча үзе алып барырга тиеш иде. Җырларны дисклар һәм минидисклардан эзләп табу һәм кую, ярты сәгать саен хәбәрләр чыгарылышын тоташтыру, бөтен джингларны табу, сәгатенә өч тапкыр реклама блогын җыю.... Кыскасы, бик катлаулы, четерекле һәм үтә дә җаваплы эш... Әле бит җырлар арасында, шул темага туры китереп “мост” ясыйсы, сүз сөйлисе бар. Кайвакыт диск эшләми, я сикерә дә җыр туктап кала һәм шул рәвешле эфирда тынлык пәйдә була, ә ул радио өчен иң куркыныч күренеш. Радиодан киткәнемә күп еллар узса да, мин һаман шуларны төшемдә күрәм... Язмышыма чиксез рәхмәтле, радиода эшләү миңа бик дуслар, танышлар алып килде. Мин танылган шәхесләр белән эшләдем. Мин аралашырга, кешеләр белән җиңел генә әңгәмә корырга, югалып калмаска өйрәндем. Кем белә, бәлки кайчан да булса, мин янәдән радио дулкыннары аша "Хәерле иртә, Татарстан! Турыдан-туры эфирда сәламлим сезне мин – Зилә" дип әйтермен!
Фото: шәхси архив
Нет комментариев