Баулылы Лилия Миргазиянова күп һөнәрне колачлаган эшне башкара
Төп тема

Баулылы Лилия Миргазиянова күп һөнәрне колачлаган эшне башкара

Пандемия шартларында социаль хезмәт икеләтә йөкләнеш белән эшли. Социаль хезмәткәрләр көн саен өлкәннәргә комплекслы ярдәм күрсәтәләр, аларның көнкүреш, социаль һәм медицина проблемаларын хәл итәргә булышалар. Бүген без шәһәрдә эшләүче социаль хезмәткәр Лилия Миргазиянова турында сөйлибез.

Унике елга якын социаль хезмәткәр булып эшләүче Лилия Миргазиянова ун өлкән кешегә хезмәт күрсәтә.

Лилия сүзләренә караганда, коронавирус пандемиясе вакытында карантин кертелү аркасында, социаль хезмәткәр эшендә үзгәрешләр булган.

“Әбиләр теләсә кайсы вакытта шалтырата алды, аларга графиктан тыш, ял көннәрендә дә бардык. Ягъни һәрвакыт элемтәдә тордык, нон-стоп режимында эшләдек, – ди Лилия. – Азык-төлек, дарулар һәм башка товарлар илттек. Хәзер күбесе урамга үзләре чыга башлады, без элекке эш режимына кайттык”.

Тулырак “Хезмәткә дан” газетасының 3нче санында укызыз

Ләйсән Галимова

Автор фотосурәте


Нет комментариев