Баулы районының Александровка авылында яшәүче Әхмәдиевләр гаиләсе бергә 65 ел гомер итүләрен билгеләп үтте.
Моннан 65 ел элек Рәис Гани улы һәм Зәния Минһаҗ кызы бергә кавышып, тормыш корып җибәргәннәр. Аларның гаилә мөнәсәбәтләре тугрылык үрнәге булып тора. Юбилярлар матур балалар тәрбияләп үстергәннәр, аларның 7 оныклары, 10 оныкчыклары бар.
Әхмәдиевләр лаеклы хезмәт юлы үткән – Рәис Гани улы тракторист булып эшләгән. Ул – тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән. Зәния Минһаҗ кызы да туган авылы колхозында намуслы көч куйган.
Юбилярларга Баулы муниципаль районы башлыгы И.И.Гозәеров исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды. Бу тантаналы көнне Әхмәдиевләрне балалары, онык һәм оныкчыклары котлады.
Чыганак: bavly.tatarstan.ru
Нет комментариев