2019 ел Россия президенты Путин тарафыннан Россиядә Театр елы дип игълан ителгән иде. Бүген үзәк китапханәдә Баулы районында Театр елын ачуга багышланган “Театр яктылыкка, нурга илтә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте.
Кичә Баулы татар халык театры Шәриф Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” пьесасы буенча сәхнәгә куйган спектакльдән өзек белән башланып китте. Рольләр башкарган Ләйлә Гафиятуллина белән Хәбип Галиуллинга тамашачылар көчле алкышлар бүләк иттеләр. Хәбип Галиуллин, Туфан Миңнуллинның “Ай” әсәрен укып, залда утыручыларны яшьлекләренә дә алып кайтып килде, рәхәтләндереп көлдереп тә алды.
Заманында “Кыр казлары артыннан” спектаклендә Ясминә ролен уйнаган Нурия Абдуллинаның җырын тамашачылар йотлыгып тыңладылар.
Алып баручы Зилә Әхмәтнәбиева кичәгә килүчеләрне театр дөньясы буенча сәяхәт иттерде, театр тарихын искә төшерде, театр әһелләре булган танылган якташларыбыз турында сөйләде.
Баулы сандугачлары Саҗидә Әхмәтҗанова белән Гөлнара Абдуллина җырлары белән кичәгә ямь өстәделәр. Мәктәп укучысы Айзилә Галиева скрипка моңнарын яңгыратты.
- Мин театр яратам. Китапханәчеләр шундый матур итеп кичә оештырганнар, күңелләребезгә бик хуш килде, – дип фикерен уртаклашты кичә тәмамлангач Хәния Ганиева.
Кадрия Гыймазова фотосурәтләре
Нет комментариев