Баулы юбилярына оныклары җыр бүләк итте
Бүген Хансевәр авылында гомер итүче Вәсилә Хәйрова үзенең туксан яшен билгеләп үтте. Бәйрәме уңаеннан балалары, оныклары аның ишегалдында бәйрәм концерты оештырды.
Юбилярны тәбрик итәргә килгән район җитәкчеләре үзләрен зур концертка килеп эләккәндәй хис иттеләр. Юбиляр яшәгән йорт ишегалды аның балалары, онык- оныкчыклары һәм туганнары белән тулы иде.
“Мин бик бәхетле картлыкта, шөкер итеп яшим, – дип каршы алды ветеран үзен котларга килгән кунакларны. – Өем тулы муллык, ишегалды тулы балаларым. Берсе килә, берсе китә, бик тәрбияле яшим. Картым Зөфәр белән дә илле ел бергә яшәдек. Дус яшәдек. Биш балабыз булды, хәзер сигез оныгым, 17 оныкчыгым бар. Яшьлегебез эшләп үтте. Гел кырчылыкта эшләдем мин. Утау, печән һәм башка шундый эшләр белән гомер үткәне сизелми дә калган.”
“Әти- әниебез безне яшәргә өйрәтте, – дип сөйләде юбилярның кызы Диләфрүз Гәйнуллина. – Әниебез һәрвакыт хәрәкәттә. Бүгенге көндә дә ул тәмле- тәмле ризыклар пешереп безнең барыбызны да сыйларга, килгән оныкларын кунак итеп җибәрергә тырыша. Әниебезнең ашларын яратабыз. Алар үрнәгендә үзебезнең балаларны да тәрбияләргә тырыштык. Тагын озак еллар безне сөендереп яшәсен иде әле. Әни ягыннан безнең нәсел озын гомерле. Әбиебез дә йөз яшьтән ары гомер итте. Әниебез булганда шундый рәхәт.”
“Без әбиебезне яратабыз, – ди оныгы Энҗе Фәррахова.– Әби безне күп кенә эшләрне эшләргә өйрәтеп үстерде. Шәхсән мин аңардан матур, нечкә итеп токмач кисәргә өйрәндем. Әбиебез аш-суга гына түгел, кул эшләренә дә бик оста хатын-кыз. Безнең өчен ул төрле яклап та үрнәк булып тора”.
Вәсилә Хәйрованы район башкарма комитетының социаль сораулар буенча урынбасары Илмира Хөснуллина һәм авыл җирлеге башлыгы Заһид Галләметдинов та тәбрик иттеләр. Котлауларга оныклары оештырган концерт та кушылып, юбилярга зур бәйрәм бүләге булды.

Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев