Баулы юбиляры 90 яшен җырлап каршы алды
Төп тема

Баулы юбиляры 90 яшен җырлап каршы алды

Баулыда яшәүче хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераны толы Рәмүзә Сәмыйкова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны балалары, оныклары һәм Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин тәбрик итте.

Кояш кебек балкып торучы юбиляр Рәмүзә апа Сәмыйкова безне, якын туганнары белән күрешкәндәй, колач җәеп каршы алды. Аның белән бала чакларын, яшьлек елларын искә алдык.

 Рәмүзә апа  Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Иске Шалты авылында дүрт балалы гаиләдә туып үсә. Әтисе Фазлый ага заманына күрә укымышлы кеше була, балаларга дини гыйлем бирә.

– Мин биш класс кына укыдым. Шуннан бирле  эшләдем дә эшләдем инде, – ди  Рәмүзә апа.

21 яшендә, армиядә җиде ел хезмәт итеп кайткан, Бөек Ватан сугышында катнашкан Баулы районы Яңа Шалты егете Сабирҗан Сәхибулла улы белән танышып, гаилә корып җибәрә ул. Аннары гомере буе фермада эшли, җәй көннәрендә чөгендер утауда була. Аның гомуми хезмәт стажы 47 елдан артып китә.

– Гектарлап чөгендер утаганда, балаларны кызыктырып эшләтә идем. Берегезгә – ачык купальник, икенчегезгә ябык купальник алып бирәм, дип әйтә идем, – ди җор телле Рәмүзә апа, шаяртып.

Рәмүзә апа тормыш иптәше Сабирҗан ага белән 32 ел бергә тату гомер итеп, алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, Сабирҗан ага 1985 елда дөнья куя. Кече малайларына ул вакытта 15, 16 яшь кенә була әле. Рәмүзә апа аларны берүзе аякка бастыра.

– Тормыш иптәшем бик әйбәт кеше иде, механизатор булып эшләде. Алтын куллы балта остасы булды, үзе йорт җиткерде, – ди Рәмүзә апа.

Аның фикеренчә, гаиләнең тынычлыгы, иң элек, хатын-кыздан тора. Хатын-кыз акыллы һәм тәүфыйклы булса, гаиләдә тынычлык, татулык була, ди ул. Бу сыйфатларның озын гомерле булуның да сере икәнен әйтте юбиляр.

Аның әнисе Җинан апа да озын гомерле була: 100 яшькә җитә.

– Ул үзен бик карап яшәде, нинди дару үләне бар – әрекмән, кычыткан җыеп, шуңа төренеп ята иде. Ә күзенә суган суы сала иде. Шулай үзен тәрбияләп яшәгәнгә, озын гомерле булгандыр, – дип искә алды Рәмүзә апа.

Юбиляр бүгенге көндә кызы Роза ханым гаиләсе белән гомер итә.

– Без әти белән әнкәйгә бик рәхмәтлебез. Алар безне тырыш, хезмәт сөючән итеп тәрбияләделәр. Алты баланы үстерү бер дә җиңел булмагандыр, – ди Роза Нәгыймова. – Тырыш булулары бар авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм иткәндер. Безнең әни бик оптимист, булганына шөкер итеп яши.

Баланың бәхетле-тәүфыйклы, сау-сәламәт булуы, тормышта үз юлын табуы – ата-ана өчен иң олы бәхеттер ул. Рәмүзә апа да шул олы бәхетне татыган кеше. Алты баласы да, үз куллары белән йорт җиткереп, мул тормышта гомер итәләр.

– Балаларым әйбәт, бик яхшы тәрбиялиләр мине, рәхмәт аларга, – ди Рәмүзә апа.

Роза апа әнисенең бик матур җырлавын әйтүгә, аның безгә дә җырлап күрсәтүен үтендек. Рәмүзә апа озын, моңлы “Болын” татар халык җырын көйләп алды. Аны җырлаганда, ул үзенең яшьлек елларыннан урап кайткан кебек тоелды. Юбиляр ялындырып тормады: озын гына, күп куплетлы “Көтүче” җырын да җырлап күрсәтте.

– Яшь чакта да шулай җырлый-җырлый сыер саудым, бәрәннәр карадым, – ди Рәмүзә апа. – Сабан туйларында, Яңа ел бәйрәмнәрендә дә җырлаталар иде.

Сөбханалла, Рәмүзә апаның тавышы әле дә бик матур, моңлы, тыңлап кына торасы килә.

Рәмүзә апаның тагын бер яраткан шөгыле бар: ул китаплар, газета-журналлар укый. Әле 89 яшенә кадәр күзлексез дә укыган. Соңгы укыган китабы – “Зөләйха күзләрен ача” китабы.

– Таш кисәргә риза, укымыйм дип, мәктәпне ташлаган идем, укыйсы калган, – ди Рәмүзә апа. – Менә хәзер, башка белем керсен дип, китап укып рәхәтләнәм.

Менә шулай шаярту катыш сөйләшә-сөйләшә юбилеен каршы алды Рәмүзә апа. Аны котларга энесе Рим Хисамиев та килгән иде.

– Апа, син әниебез яшенә җитәргә тиеш, – ди ул, шаяртып.

Юбилярны Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин да тәбрикләде, ил президентының котлау открыткасын, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Картлыкны шатлык итеп яшәүче ачык йөзле, җор телле Рәмүзә апа Сәмыйкова юбилее белән котлауларына бик тә күңеле булды, рәхмәт әйтеп, озатып калды.


Нет комментариев