Баулы укытучылары иң яхшылар рәтендә
Флюра Разетдинова – Исергәп мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Утыз ике елдан артык стажы булган тәҗрибәле укытучы күп кенә конкурсларда катнаша. Шушы көннәрдә ул Азнакайда “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия конкурсының зона этабында Баулы районын лаеклы яклаган.
“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия конкурсы ел саен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан татар теле һәм әдәбияты укытучыларының статусын күтәрү, белем бирү эшчәнлеген оештыруда туган тел һәм әдәбият укытучыларының алдынгы педагогик тәҗрибәсен һәм инновацион технологияләрне өйрәнү максатыннан үткәрелә. Зона этабында конкурсның район этабында җиңүчеләр –Татарстанның 52 шәһәр һәм районнан 54 педагог катнашкан. Конкурс Азнакай, Норлат, Алексеевск, Кукмара, Зәй, Саба, Буа һәм Яр Чаллы кебек шәһәрләрдә сигез зонада узган.
“Дәрес” һәм “Мастер-класс” конкурс сынаулары кысаларында, укытучылар үзләренең педагогик белемнәрен, методик грамоталылыкларын һәм һөнәри мәсьәләләрне чишүгә иҗади якын килә белүләрен күрсәткәннәр. Үз эшенең осталары булган укытучылар бу этапларны җиңел үтәләр.
– Мондый конкурслар бик кирәк, – диде Флюра Нарифовна. – Укытучы һәрвакыт белемен күтәрергә, тәҗрибә уртаклашырга, яңалыкларны үзләштерергә тиеш.
Флюра Нариф кызы Разетдинованың укытучы булу хыялы балачактан килә. Ул Башкортстанның Ярмәкәй районы Түбән Карамалы авылында туа. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Бәләбәй педагогия көллиятенә укырга керә, соңрак Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт Дәүләт педагогия университетын тәмамлый.
– Укытучы һөнәрен сайлавыма беркайчан да үкенмәдем. Мәктәптә рәхәтләнеп, сөенеп эшлим. Балаларны яратам, көн саен үз сыйныфымның ишеген шатланып ачып керәм. Һәр иртә кулыма китаплар һәм дәфтәрләр тутырылган сумкамны тотып, балалар янына ашыгам, – ди ул. – Әлбәттә, башлангыч сыйныф укытучысы зур җаваплылык тота. Чөнки балалар мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керәләр һәм укытучы аларны каршы ала. Беренче хәрефләр, иҗекләр... Әлбәттә, сабырлык та, тырышлык та кирәк. Шулай ук балаларны һәм үз эшеңне яратырга кирәк. Ә конкурсларда катнашу энергия, көч, тәҗрибә һәм алга таба эшләргә этәргеч бирә.
Флюра Нарифовнага “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы- 2025” Бөтенроссия конкурсының зона этабында катнашучы таныклыгы һәм истәлекле бүләк тапшырылган.
Фото: шәхси архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев