Казанда республика Яңа ел чыршы бәйрәме булган.
Ел саен Татарстан башкаласында уза торган Яңа ел чыршы бәйрәмендә республика район һәм шәһәрләреннән уку алдынгылары, олимпиадалар җиңүчеләре, сәләтле балалар, активистлар, ятим балалар һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар катнаша. Быелгы бәйрәмгә Баулыдан 29 укучы барган.
Бу юлы балаларга “Яңа ел. Перезагрузка” темасына мюзикл күрсәтелгән. Балаларны бер гаилә тормышы аша югары технологияләр белән таныштырганнар.
Республикабыз башкаласына мавыктыргыч сәяхәт чын мәгънәсендә Яңа ел сюрпризы булган.
Чыганак һәм фото: https://vk.com/molodezjka
Нет комментариев