Баулы укучылары Рафаэль Мостафинны искә алдылар
Төп тема

Баулы укучылары Рафаэль Мостафинны искә алдылар

Баулының 1нче мәктәбендә якташ язучыбыз Рафаэль Мостафин истәлегенә багышланган чара узды.

Чарада язучының бертуган сеңлесе Светлана Гобәйдуллина да катнашты. Ул мәктәп коллективына, Рафаэль Әхмәтовичны онытмаулары, ел саен аны искә алу кичәсе үткәрүләре өчен, рәхмәт белдерде. Мәктәпнең Рафаэль Мостафин музеена Муса Җәлилнең тормыш иптәше Баулыга килгән көнне төшерелгән фотосурәтне бүләк итте.

Аннары Рафаэль Мостафинның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тикшеренү эшләре белән фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңү яулаган 1нче мәктәп укучылары чыгыш ясады. Тугызынчы сыйныф укучысы Екатерина Александрова якташ язучыбызның биографиясе белән таныштырды. Ә өченче сыйныф укучысы Равил Галимов Рафаэль Мостафинның иҗаты һәм фәнни эшчәнлеге хакында сөйләде. Тамашачылар игътибарына язучыдан интервью алу күренеше тәкъдим ителде. Анда мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Регина Бекерова корреспондент ролендә булды, мәктәп укучысы Рафаэль Низамов Рафаэль Мостафин ролен башкарды.

Язучы-тикшеренүче, публицист, җәмәгать эшлеклесе, әдәбият белгече, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Муса Җәлил исемендәге республика яшьләр премиясе иясе Рафаэль Мостафинны беренче мәктәптә хөрмәт белән искә алалар, якташлары белән горурланалар. Чөнки ул, Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, әлеге мәктәптә тарих укытучысы булып эшләгән. Аны күп санлы планнар һәм идеяләр белән янып йөри торган, ару-талуны белмәс кеше итеп искә алалар. Рафаэль Мостафин: “Үзеңә начар энергия җыймаска, кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәк”, – дигән сүзләргә таянып яшәгән, башкаларны да шуңа өндәгән.

Ләйсән ГАЛИМОВА фотосурәтләре


Нет комментариев