Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы укучылары халыкара әдәби бәйгедә җиңгән

“Җәлил укулары” халыкара әдәби бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булган. Алар арасында безнең район балалары да бар.

Бөтендөнья татар конгрессының Баулы районы бүлекчәсе мәгълүматына караганда, былтыр бәйгенең “Җәлил – рус телендә” номинациясендә 3нче урын алган Тимур Әсәдуллин (укытучысы – Алсу Сәитова) быел 2нче урынга лаек дип табылган.

Злата Леванова (җитәкчесе – Татьяна Устимова) “Җәлил – дөнья халыклары телендә” номинациясендә шулай ук икенче урын алган.

Баулының 6нчы мәктәбендә эшләүче Муса Җәлил музее быел бәйгедә беренче тапкыр кертелгән “Муса Җәлилгә багышланган музей-экспозиция” номинациясендә 1нче урынга лаек булган. Бәйгегә видеоны Динара Вәлиева укытучысы Алсу Хаҗиева белән әзерләгән.

Злата Леванова бәйге нәтиҗәләрен белгәч күңелендә туган тәэсирләре белән уртаклашты.

“Халыкара бәйгедә икенче урын алу минем өчен зур сөенеч булды, – ди кыз. –  “Җәлил укулары” бәйгесендә катнашу өчен зур хезмәт куелды. Монда минем укытучым Татьяна Валерьевнаның өлеше зур, ул миңа шагыйрьнең инглиз теленә тәрҗемә ителгән шигырен бирде, бәйгегә бергәләп әзерләндек. Әниемә зур рәхмәт, шигырьне бергә ятладык, интонацияне куйдык. Мәктәптә укытучыбыз белән видео төшереп, бәйгегә җибәрдек. Безнең тырышлыгыбызны шулай бәяләгәннәре өчен, мин бик шат”.

Тимур Әсәдуллинның мондый дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашу, призлы урыннар алу тәҗрибәсе бар инде.

“Мин җиңүемә бик шатмын. Халыкара бәйгедә икенче урын алу – зур уңыш. Мине бәйгегә әзерләгән укытучым Алсу Рафаэловнага зур рәхмәт”, – ди Тимур.

Бәйгедә җиңү яулаган укучыларны, укытучыларны котлыйбыз, уңышлар телибез.

Чыганак: Бөтендөнья татар конгрессы Баулы районы бүлекчәсенең Инстаграмдагы аккаунты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев