Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы студентлары ничек тукланган һәм ничек туклана?

Бүген Студентлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, “Баулы-информ” хәбәрчесе хәзерге вакытта белем эстәүче һәм студент еллары артта калган баулылардан студент тормышы һәм, нигездә, аларның туклануы турында сорашты.

Гөлназ Зариева:

Мин 2020 елда Туймазы педагогика көллиятен тәмамладым. Студент елларым бик күңелле үтте, хәзер дә бик сагынып искә алам. Кызыклы маҗаралар белән тулган 4 ел иде ул. Ул вакытта тулай торакта яшәдем. Ашарга пешерергә кечкенәдән яратам. Әнием, үрнәк биреп, өйрәтеп үстерде. Шуңа күрә, читкә киткәч тә, һәрвакыт үзем төрле ризыклар пешереп ашадым. Ул вакытларда иң яратып пешергән ризыгым яшелчәле рагу иде. Ул, күбрәк, көз көне, авылда үзебзнең бакчада үстереп, әти-әнием биреп җибәргән яшелчәләрдән хәзерләнә иде. Баштан вак итеп туралган суган һәм кишер томат пастасы белән кыздырыла, аннан кайнаган су һәм яшелчәләр  – ташкабак, бәрәңге, кыяр, помидор, баллы борыч, петрушка-укроп ише тәмләткечләр –барысы да әниемнең элекке чуен табасында томаланып пешә. Әлбәттә инде, бөтен тулай торак буйлап тәмле ис тарала… Бу ризыкны хәзер дә пешерәм һәм һәвакыт шул студент елларым, тулай торак искә төшә.

Студентларга, туклану уңаеннан берничә киңәшем бар: вакытында ашарга тырышыгыз, иртәнге ашны калдырмагыз (өйдән чыгып киткәч, тагын кайчан ашавы билгесез), жылы һәм пешкән ризыкка, ашларга өстенлек бирегез. Иң мөһиме: студент чакның кадерен белегез, ул күңелле вакытларның тәмен тоеп калырга тырышыгыз. Авыр булып тоелган имтиханнар, зачётлар вакытлыча гына ул, алар үтә дә китә. Ул кыенлыклар тиз онытыла, җылы хатирәләр күңелдә мәңгегә калачак.

Аделина Галимова: Мин Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллиятенең беренче курсында белем алам. Мин әти-әнием минем өчен арендага алган фатирда яшим, чөнки  көллиятнең тулай торагындагы шартлар безгә ошап бетмәде. Мин гаиләдә өлкән бала, шуңа өйдәге барлык эшләрне дә беләм. Ашарыма да үзем пешерәм. Әнием мине кечкенәдән ашарга пешерергә өйрәтте, кирәге чыгар, дип әйтә иде. Миңа уңайлы булсын өчен, әнием өйдән пилмән, котлет, голубцы һәм башка ризыкларны әзерләп җибәрә. Миңа исә аларны пешереп кенә ашыйсы кала. Хәзер бит интернет заманы, телефоннар һәрчак кул астында. Гадәти булмаган берәр төрле ризык пешерәсе килсә, интернет ярдәмгә килә. Хәзерге заманда, азык-төлек булса, беркемнең дә ашарга пешерү белән бәйле кыенлыклары юктыр, дип уйлыйм. Нәрсәне дә булса белмәсәң, кулинария сайтларында җавап табарга мөмкин.

Аяз Шәрипов:

Мин Казан илкүләм тикшеренү-технология университетында укыйм. Студент тормышы җиңелләрдән түгел, туклану мәсьәләсе – аеруча. Кайчагында капкалап алырга да вакыт табып булмый, тулы кыйммәтле төшке ашны әйтмим дә инде. Кайбер көннәрдә без дә кешечә тукланабыз: уку йортының ашханәсендә сыйланабыз. Мин беренчегә – токмачлы аш, икенчегә тавык котлеты белән макарон һәм компот алырга яратам. Мин үзем дә пешерә беләм. Тик мин аш пешерергә өйрәнмәдем әле. Үзем әзерли торган иң яраткан ризыгым – духовкада кыздырылган тавык белән бәрәңге. Ул минем тәмле килеп чыга. Буш вакытларымда (билгеле булганча, студентларның ул юк диярлек), пешеренергә яратам. Пицца, сырник, коймак, хәтта өчпочмак пешергәнем бар. Мин әзерләгән ризыкларны яратып ашыйлар.

Булачак студентларга киңәшләрем: бар күңелегезне биреп, үзегезгә ошарлык итеп пешерегез. Сезгә ошаса, һичшиксез, башкалар күңеленә дә хуш киләчәк.

Ләйсән Галимова:

Мин 2005 елда Алабуга педагогия университетын тәмамладым. Биш ел студент булган чакларны әле дә сагынып искә алам. Мин классташ кызым белән (укырга да бергә кердек) арендага алынган фатирда тордым. Биш ел эчендә алты-җиде фатир алыштырырга туры килде. Азык-төлекне, нигездә, өйдән алып килә идек. Ашарга да үзебез пешердек. Югары уку йортына кергәндә, безгә 17 яшь иде. Һәм без бөтен төп ризыкларны пешерә белә идек инде. Бервакыт, без бергә укый торган кызларны кунакка чакырдык һәм алар килүгә тавык итеннән токмачлы аш пешерергә булдык. Мин ул чагында токмач кисә белә идем инде, ә дус кызым – юк. Миңа өй эшләренә 8-9 яшьләрдә үк өйрәнергә туры килде, Чөнки әнием энем белән башка шәһәрдә хастаханәдә ятты, без әтием белән ярты еллап чамасы икебез генә яшәдек. Мин әтием эштән кайтуга ашарга әзерләп куя идем.

Кунаклар килгәндә, мин кухняда пыр тузып токмач кискән вакыт иде. Кызлар минем аны шулкадәрле тиз кисә белүемә таң калганнар иде.

Люзия Билалова:

Мин узган гасырның 90нчы елларында Казан дәүләт педагогия институтында укыдым. Студентлар көнен, гадәттә, тулай торакта билгеләп үтә идек. Туклануга килгәндә, төшке ашны институт ашханәсендә ашый идек. Ә кичен, тулай торакка кайткач, үзебез әзерләдек. Егетләр плитәдән ризыкларыбызны алып киткән чаклар да булды: пешеп чыкканын көтеп торалар да алып таялар. Аннары без этажлар буйлап эзләп йөрибез, каян табылсын инде... Без бәрәңгене бик тәмле итеп кыздыра идек. Шулай да иң яратып әзерли торган ризыгым томат консервасындагы кильки салынган аш иде. Аны әзерләү бик җайлы. Башта суда перловка ярмасын пешерәсе, шуңа суган кишер, бәрәңге саласы. Пешеп җитәрәк, консерва белән лавр яфрагы өстәп җибәрергә кирәк. Тел йотарлык тәмле була торган иде бу аш. Мин аны хәзер дә әзерлим, тавык шулпасында пешерсәң дә ярый. Балаларым аны бик яратып ашыйлар. Студент чакта яратып әзерләгән тагын бер ризыгыбыз – диңгез кәбестәсе һәм пешкән йомырка салаты. Бик тәмле килеп чыга ул. Әле дә ясыйм. Хәзерге студентлар өйләрендә бик сирәк пешерәдер, мөгаен. чөнки әзер ярымфабрикатлар да җитәрлек. Бәяләре артык тешләми торган кафелар һәм ашханәләр дә адым саен.

Мин үземнең студент елларымны, бергә укыган кызларны сагынып искә алам. Төркемдәшләр белән, хәлләрне сорашып, аралашып торабыз, ел саен очрашабыз.

Фото: Гөлназ Зариеваның шәхси архивы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #баулыинформ