Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы балалары сугышчыларга хатлар яза

Мәктәпкәчә учреждениеләрдә, мәктәпләрдә, китапханәләрдә «Солдатка хат» акциясе даими үткәрелеп тора. Өчпочмаклы хатларга җавап итеп, махсус хәрби операциядән рәхмәт сүзләре белән видеолар җибәрәләр.

"Солдатка хат" акциясенә Татар Томбарлысы балалары да кушылган. Язгы каникулда мәктәптә оештырылган лагерьга йөрүче укучылар, авыл китапханәсенә җыелып, махсус хәрби операциядәге сугышчыларга җылы эчтәлекле хатлар язганнар.

"Укытучылар солдатларга хат язарга матур, төсле бланклар чыгарып бирделәр. Балалар белән хатлар язып, аларны өчпочмаклап төреп, артларына рәсемнәр ясадык", – дип хәбәр итте Татар Томбарлысы китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова "Баулы-информ" редакциясенә.

Балалар язган хатларда түбәндәге юллар бар:

"Исәнме, солдат! Сиңа башлангыч класста укучы малай хат яза. Мин сиңа ныклы сәламәтлек, уңышлар, бәхет телим. Туган ягыңа исән-сау әйләнеп кайтырга язсын сиңа!"

"Кадерле солдат! Без сезгә ышанабыз һәм кайтуыгызны көтәбез. Җиңү белән әйләнеп кайтырсыз, дип өметләнәбез!"

Балалар үзләренең хәлләре, мавыгулары турында да язганнар:

"Исәнме, солдат! Сиңа авыл мәктәбе укучысы яза. Мин уйнарга, җырларга, биергә яратам, – дигән бер кызчык. – Син җир йөзендәге иң әйбәт, иң батыр, иң кыю солдат".

Башка хатлар да шундый эчтәлекле. Аларда – ватан сакчыларына рәхмәт, хөрмәт һәм юату сүзләре.

Китапханәче өчпочмаклы хатларны алгы сызыкка гуманитар ярдәм илтүче волонтёр Ринат Нуриевка тапшырган.

"Балаларның сәламе, теләкләре сугышчыларның күңелләрен бераз гына булса да күтәрер, җиңүгә ышанычларын арттырыр, дигән теләктә калабыз", – ди Эльвира Әхмәтҗанова.

Хатлар алгы сызыкка барып җиткән. Аларга җавап итеп, махсус хәрби операциядән рәхмәт сүзләре белән видео да җибәргәннәр. 

"Алгы сызыктагы ир-егетләргә гуманитар ярдәм җибәргән өчен, Баулы районы халкына зур рәхмәт, – дип сөйли видеода батальон командирының тәэминат буенча урынбасары. – Посылкалар килгәч, солдатларның күзләре яшьләнә. Ә балаларның хатларына аеруча сөенәләр. Аларны күкрәк кесәләрендә догалар белән бергә саклап йөртәләр".

Бу видеоны Ринат Нуриев җибәргән. Ул алгы сызыкка, госпитальләрдәге яралыларга даими рәвештә гуманитар ярдәм илтә. 

Фото: Татар Томбарлысы китапханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев