2022 ел – Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы. Шул уңайдан Баулы районында бик күп чаралар оештырыла, эшләр эшләнә. Шундыйларның берсе – Татар Томбарлысы авылында музей бүлмәсе барлыкка килү. Шушы көннәрдә яңа музей тәүге кунаклары өчен үз ишекләрен ачты.
“Без үскәндә, гаиләдә алты бала идек, – дип, май яза торган гөбене кулына алды Зөлфия Әфләтунова. – Өйдә һәр баланың үз эше, үз җаваплылыгындагы шөгыле бар иде. Әлбәттә, һәр авыл өендә булган гөбе бездә дә бар иде. Аны әйләндерү бер дә рәхәт түгел. Каймак сыек чакта әйләндерү җайлы гына, әмма май төшә башлагач, көч кирәк. Чиратлап май яза идек. Бу гөбене без күп әйләндердек инде”.
Музей бүлмәсенә кергән һәр кеше, экспонатларны карап, үзенең балачак хатирәләрен искә төшерде. Зөлфия Әфләтунова авыл кешесенең көндәлек тормышында кулланыла торган әле бер, әле икенче әйберне озаклап кулларында әйләндерде. Инде халык теленнән дә югалып баручы гөбе, чөшле, табагач һәм шундый башка көнкүреш коралларын алып, аларның кулланылышы хакында сөйләде.
Зур булмаган музей бүлмәсе авыл китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова инициативасы белән тормышка ашырылган. Аның фикерен авылдашлары дәррәү күтәреп алганнар.
“Авылда музей булдыру – күптәнге хыялым иде, – дип сөйләде китапханә мөдире Эльвира Әхмәтҗанова. – Әлеге әйберләрнең барысын да акрын гына китапханәдә җыеп бардым. Аннары авылдашлар да үзләрендә булган борынгы әйберләр белән бүлеште. Үзем дә, ниндидер борынгы әйбер күрсәм, хуҗалардан сорап куяр гадәтлегә әйләндем. Чөнки кайбер борынгы көнкүреш әйберләре чүпкә ташлана. Бүгенге көндә музей булдыру хыялының бер өлеше тормышка ашты, дип әйтә алам. Тик минем музейны борынгы йорт эчендә ясыйсым килә”.
Авылның өлкән кешеләреннән берсе Камил Шәйдуллин да музей бүлмәсе ачылуга шат. Ул, иң беренчеләрдән булып, борынгы әйберләрне бирегә китергән. Камил ага үзе алып килгән стена сәгатьләре турында сөйләде.
Көнкүреш әйберләре белән беррәттән, бер гасыр элек басылган китаплар да бер киштәдә урын алган.
Татар халкы тормышының иң матур күренеше – яшь кызларга бирнә әзерләү. Рәмзия апа Газизова үзенең әнисенең килен булып төшкәндәге бизәкле сандыгын китергән.
Музейга килгән авыл өлкәннәре, бина озак еллар халыкка хезмәт итсен, файдалы булсын өчен, Коръән аятьләрен дә укыдылар.
Бу хакта тулырак Баулы телевидениесеннән карарга мөмкин.
Фото: Индира Сәйфуллина
Нет комментариев