Баулы муниципаль  районы башлыгы баулыларны Яңа ел белән котлый
Төп тема

Баулы муниципаль районы башлыгы баулыларны Яңа ел белән котлый

Бәйрәм белән!

Хөрмәтле якташлар, кадерле дуслар! Сезне Баулы муниципаль районы Советы депутатлары һәм шәхсән үз исемемнән Яңа 2019 ел белән котлыйм! Бу бәйрәм һәрчак үзгә бер кәеф чыганагы булып тора. Узган елда без шактый эшләр башкардык. Казанышлар артында – сезнең һәркайсыгызның тырышлыгы, фи-дакарь хезмәте. Шуңа күрә дә Яңа елны киләчәккә якты хыяллар, матур өметләр белән каршылыйбыз. Иминлеккә һәм муллыкка киеренке хезмәт, шәхси уңышлар, алга куйган бурычларга көчле омтылыш аша гына ирешеп була. Ул казанышлардан исә туган шәһәребез Баулының һәм районыбызның язмышы корыла. Барыбыз бердәм булганда гына Баулыбызның алга таба үсеш-хәрәкәтен, уртак планнарыбызның гамәлгә ашуын тәэмин итәрлек көчле була алабыз. Кадерле дуслар! Яңа елда безне күп эшләр көтә: икътисадта, кешеләр тормышын яхшыртуда. Бу бурычларны уңышлы башкарып чыгарбыз дип ышанам. Сәламәтлек һәм бәхет телим сезгә! Һәрбер йортка шатлык тулсын, һәр гаиләдә тынычлык, иминлек һәм муллык булсын!

Рамил ГАТИЯТУЛЛИН,

Баулы муниципаль районы башлыгы

 


#Бавлыинформ

Нет комментариев