Баулы көрәшчеләре тагын җиңеп кайткан
Төп тема

Баулы көрәшчеләре тагын җиңеп кайткан

Кызылъяр мәктәбе көрәшчеләре Ютазы районы турнирында призлы урыннар алган.

Урыссу бистәсенең "Олимп" спорт мәктәбендә көрәш буенча Ютазы районы ачык турниры үткәрелгән. Анда Кызылъяр мәктәбендә Илдар Фатыхов җитәкчелегендә шөгыльләнүче яшь көрәшчеләр дә катнашкан һәм уңышка ирешкән. Үз авырлык категорияләрендә Камил Ганиев, Рамазан Камалетдинов, Ислам Ганиев һәм Рамазан Мөхәммәтгәрәев беренче урынга лаек булган. Йосыф Хәлфетдинов белән Азамат Габдурахманов икенче урын алган. Илназ Ибәтуллин, Илдар Низамов, Мехди Бадалов һәм Искәндәр Ганиев — бронза ияләре. 
Илдар Фатыхов "Баулы-информ"га хәбәр иткәнчә, бу турнирда Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан 50 ләп көрәшче бил алышкан. 
Кызылъяр мәктәбе укучылары Илдар Фатыхов оештырган көрәш түгәрәгенә бик теләп йөриләр, республика һәм төбәкара ярышларда Баулы районы данын яклап, уңышлы гына чыгыш ясыйлар.
Фото: Илдар Фатыхов шәхси архивы 

 


#баулы

Нет комментариев