Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

«Баулы-информ» редакциясе ветераны бүләкләнде

Озак еллар Баулы телевидениесе белән җитәкчелек иткән Марат Гобәйдуллинга дәүләт бүләге тапшырылды.

2нче мәктәпнең тормыш куркынычсызлыгы нигезләре укытучысы, Баулы районы ветераннар советы рәисе Марат Әнвәр улы Гобәйдуллин, 
күпъеллык нәтиҗәле хезмәте һәм үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне өчен, Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медаленә лаек булды. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы нигезендә бирелгән дәүләт бүләген ветераннар белән очрашуда Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров тапшырды.
Марат Әнвәр улы, лаеклы ялга чыкканчы, Баулы телевидениесе белән җитәкчелек итте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #баулыинформ