Баулы биючеләре халыкара конкурста җиңгән
Кызылъяр мәдәният йортында Илсөяр Дәүләтшина җитәкчелегендә эшләүче “Асылташ” хореография коллективы халыкара конкурста призлы урын алган.
“Асылташ” коллективы Казанда “Талантлар бердәмлеге” балалар һәм яшүсмерләр иҗаты ХІІI Халыкара фестиваль-конкурсында урта төркемдә “Хореография. Ансамбль. Халык биюе” номинациясендә 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган. Коллективка – лауреат дипломы, ә “Асылташ” җитәкчесе Илсөяр Дәүләтшинага Рәхмәт хаты тапшырылган.
Илсөяр Дәүләтшина “Баулы-информ”га хәбәр иткәнчә, конкурс читтән торып үткәрелгән. Коллектив конкурска “Дуслык табыны” биюенең видеосын җибәргән.
Тагын шунысын әйтү урынлы булыр: "Асылташ" биючеләре бу конкурста яңа костюмнарда чыгыш ясаганнар. Яңа костюмнар тектереп кенә калмаганнар, аларның барысын да Илсөяр Дәүләтшина һәм Кызылъяр мәдәният йорты хезмәткәрләре милли орнаментлар белән бизәгәннәр, чиккәннәр. Бу эшкә берничә ай вакыт киткән.
"Костюмнарны тегүче бизәсә, алар ул кадәрле кыйммәтле тоелмас иде, — ди Илсөяр Дәүләтшина. — Бар күңел җылыбызны биреп эшләгәнгә, ул костюмнар аеруча кадерле".
“Талантлар бердәмлеге” фестиваль-конкурсын, Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән, Казан шәһәренең “Виктория” балалар иҗатына ярдәм фонды оештыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев