Баулы балалары мәктәпкә җыена
Җаваплы, дулкынландыргыч вакыт – мәктәп чоры – җитә. Бигрәк тә балалары беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче ата-аналар борчыла. Алар мәктәп киемнәре, уку кирәк-яраклары алу белән мәшгуль.
Кечкенә баулылы Данил быел беренче сыйныфка укырга бара. Аның өчен мәктәп формасын сайлау – иң җаваплы мизгел. Әнисе Гөлназ белән алар бүген мәктәпкә барыр өчен кием сайларга кибеткә килделәр. Аларга “Баулы- информ” хәбәрчесе дә иярде.
Кибетләрдә артык сайланып йөрергә туры килмәде. Данилга әнисе сайлап алган һәр кием махсус аңа үлчәп теккән кебек “утырды”.

“Бүген без ак күлмәк, мәктәпкә кияр өчен классика костюм алдык, – ди Гөлназ Фәррахова. – Әлегә барысы бергә өч мең тирәсе булды. Тагын берничә күлмәк, алмаш чалбар да алырга кирәк булачак.”
Мәктәпкә йөри торган рюкзак та уңайлы, матур һәм Данилның күңеленә хуш килә торган булырга тиеш. Кесәләре күбрәк булса, әйбер дә күп сыя, төшеп тә калмый, эзләп табуы да уңайлырак, ди ул.
“Миңа күп кесәсе булган рюкзак ошый, – ди Данил, мәктәп рюкзагының кесәләрен ачып карый-карый. – Беренче кечкенә кесәсенә өй ачкычларын салам, икенче кесәсенә телефон куям, аның анда зарядкасы да бар. Монда китапларымны, дәфтәрләремне куячакмын”.

Моннан тыш тагын башка уку кирәк- яраклары, спорт киеме, күлмәк һәм аяк киемнәре алу да шактый гына чыгымнар таләп итә. Мәктәп яшендәге берничә баласы булган кешегә әлеге чыгымнар тагын да арта.
“Безнең гаиләдә ике бала. Кызым – өченче, улым беренче сыйныфка бара. Ике баланы да мәктәпкә җыю бераз чыгымлырак инде, – ди Гөлназ Фәррахова. – Без бүгенге көнгә мәктәпкә кирәкле барлык әйберләрне дә сатып алдык дияргә була. Барлыгы ике балага утыз мең тирәсе акча сарыф ителде. Рәхмәт, быел дәүләт тә ярдәм итте. Балаларга бирелгән акча үзләренә тотылып бетте. Киләсе елларга да шундый ярдәм дәвам итсен иде.”
ФОТО: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев