Теплицада мүк барлыкка килмәсен өчен нишләргә?
Теплицада еш кына мүк үсә башлый. Моны булдырмас һәм мүктән котылу өчен берничә киңәшне истә тотыгыз.
Каты щетка ярдәмендә туфрак өслегеннән яисә теплица стенасыннан мүкне сак кына куптарып алыгыз. Аннан соң ул урынны сода эремәсе белән юыгыз. Агач өслекне тимер сульфаты белән юарга киңәш ителә.
Мүкләр ышык урын ярата. Шуңа да теплица эчендә күләгә барлыкка китерә алырдай бөтен әйберне дә - кисмәкләрне, чиләкләрне, тартмаларны алырга кирәк.
Теплицадагы туфракны 1 процентлы бордос сыекчасы белән эшкәртегез. Моның өчен 1 литр кайнар суда 100 гр известь эретергә һәм аннан соң шуңа 5 литр су өстәргә кирәк. Эремәне сөзегез. Бакыр купаросы белән дә шуны ук эшләгез. Аннан купарос эремәсе өстенә акрын гына известь эремәсе кушыгыз һәм шул катнашманы туфракка сиптерегез.
Бу процессны көз көне уңыш җыеп алгач, яисә яз, үсентеләрне утыртканчы башкарырга кирәк. Сидератлар утыртыгыз. Яшел "ашламалар" туфракның кислоталыгын киметә һәм туфрак составын яхшырта. Үсентеләр утыртканчы теплицага горчица, фацелия тиз үсә торган үсемлекләр чәчеп алырга мөмкин.
Теплицага үсентеләрне күчереп утыртырга бер атна кала сидератларны чабып алырга кирәк булачак.
Теплицадагы туфракның кислоталыгы югары булса, известь кертергә яисә көл сибәргә киңәш ителә.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев