Шикәр куллануны ничек киметергә була?
Киңәш

Шикәр куллануны ничек киметергә була?

Шикәрне кирәгеннән артык куллану авырлык җыю, тешләрнең бозылуы, диабетның үсеше һәм сәламәтлек белән бәйле башка проблемаларга китерә.

Кеше шикәрне күп кулланса, арыганлык һәм йокымсырауны тизрәк сизә. Баллы азыкны куллануны ничек киметергә соң?

Татлы ризыкларның табигыен сайлагыз. Күнегелгән десерт, печеньелар урынына җиләк-җимеш ашагыз. Алма, банан да тәм буенча алда санап үтелгәннәрдән калышмый, ә файдалары күбрәк. Өстәвенә, аларда организм өчен бик мөһим булган су бар.

Этикеткаларны укыгыз. Шикәр бик күп эшләнмәләрдә – маринадларда, томат соусларында, майонезда, сокларда бар. Шикәрнең тәүлек нормасы 30 граммнан артмаска тиеш. Мондый микъдардагы шикәр бер стакан эчемлектә генә дә булырга мөмкин.

Баллы эчемлекне көнгә бер тапкыр су белән алыштырыгыз. Организм сусызланганда, кеше арыганлык тоя, таркау була. Татлы газлы су вакытлыча энергияне арттырса да, мондый халәт тиз юкка чыгачак. Иң яхшысы – гади су эчү. Күчеш салмак булсын өчен, суга җиләк-җимеш салыгыз.

Вакланмаган бөртекле ризыклар ашагыз. Аларга шикәр кушылмый, минималь рәвештә генә эшкәртеләләр. Рационыгызга кузаклы үсемлекләр, көрән дөге һәм ясмык кертегез. Составларында клетчатка булу сәбәпле, туклык хисен һәм энергияне озаграк сакларга булыша алар. Бөтен бөртекле ризыклар кандагы глюкозаның кискен үзгәрешен булдырмый.

Ашауны планлаштырыгыз. Менюны алдан төзесәгез, шикәр кушылган ризыклардан баш тартуы җиңелрәк булыр. Өй ризыгы зыянлы фастфуд ризыкларын ашау мөмкинлеген киметә.

Йокыгызны туйдырыгыз. Әгәр кеше төнлә ял итмәсә, иртәнгә аның энергиясе булмый. Аны тулыландыруның иң җиңел ысулы – берәр баллы ризык ашау. Тиешенчә йокласагыз, сезгә шикәр белән артык мавыгырга туры килмәс.

Фото: pixabay.com

Чыганак

 


Нет комментариев